Маяк
+9 °С
Ясно
Все новости
Культура
27 Июля 2021, 12:20

Китапханә - рухи тәрбия чыганагы

    Кадер урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы буларак, мин авыл китапханәсе белән танышмый булдыра алмадым, аның китап фонды белән кызыксына башладым. Китапханә чыннан да бик бай, күпкырлы булып чыкты, ул авылның күрке булып санала.

Китапханә - рухи тәрбия чыганагы
Китапханә - рухи тәрбия чыганагы

    Кадер урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы буларак, мин авыл китапханәсе белән танышмый булдыра алмадым, аның китап фонды белән кызыксына башладым. Китапханә чыннан да бик бай, күпкырлы булып чыкты, ул авылның күрке булып санала.

    Китапханәгә керү белән Башкорт халкының данлыклы улы, азатлык символы булган Салават Юлаевка багышланган күргәзмә игътибарымны җәлеп итте. Һәр китап легендар милли батырыбызны төрле яклап ача, күңелебезне баета. Китапхәнә стеллажларында төрле милләт язучыларының һәм шагыйрьләренең китаплары урнаштырылган.

    Китапханәче, үз эшенең остасы Зәйтүнә Маликова халкыбызга рухи тәрбия
бирү өстендә эшли, Ватаныбызны сөяргә, туган телебезне саклап калырга,  тарихыбызны белергә ярдәм итэ. Ул ничә еллар дәвамында актив эш башкара, авыл халкын төрле мероприятияләргә җәлеп итә. Әйткәндәй, авыл тормышында булып үткән һәр рухи вакыйга, якташ шагыйрьләребезнең иҗатына багышланган очрашулар Кадер авылы китапхәнәсе тарафыннан билгеләп үтелә. Зәйтүнә апа мәктәп укучыларына гыйлемне сөяргә, китап укырга, әхлаклы булырга өйрәтүе белән мәктәп белән бергә атлый. Үсеп килгән буынга изгелек орлыклары салуда аның да роле зур.

     Авылда шушындый китапхәнәләрнең рухи эшчәнлеге саекмасын өчен халыкның да китап укуы, кызыксынучан булуы кирәк. Шул вакытта гына авылның яме, нуры булачак. Милләтебезне алга җибәрүче факторларның берсе – тирән уйлар тудыруга этәргеч булган китаплар уку булып тора. Берсүзсез, китапханәләр авыл халкы өчен, аларның рухи дөньясын баетыр өчен, тарихыбызны белү өчен хезмәт итәләр. Шушы хакыйкатьне аңлыйк, сүлпән булмыйк. Чөнки сүнгән күңел бит ул сүнгән шәм кебек, якты нур бирә алмый.  Китап укучылар күп булсын, китапханәләр буш тормасын.

Рәмилә Камалова,

Сенгрән авылы.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: