Маяк
-2 °С
Облачно
Все новости
Новости
3 Августа 2021, 17:20

Хезмәтебез халык өчен

50 еллык юбилеен каршылаучы «Андреевка кирпеч заводы» җәмгыяте  эшчәнлегенегең төп юнәлеше - биналар һәм объектлар төзү өчен сыйфатлы  кирпеч җитештерү. Беренче партия товар 1971 елның август аенда җитештерелә һәм реализацияләнә башлый.

Хезмәтебез халык өчен
Хезмәтебез халык өчен

 Баштагы чорда кирпеч күрше тирә-як районнарга гына сатылса, бүгенге көндә товар Нефтекама, Уфа, Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Минзәлә шәһәрләренә, Актаныш районына  дә озатыла. Андреевка кирпечен җитештерүдә бары тик экологик чиста чимал кулланыла. Коллектив өчен продукциянең ныклылыгы зур әһәмияткә ия. Геометрик үлчәме, төсе, маркасы, салкынга чыдамлылыгы аның аермалылыгы булып тора. Әйткәндәй, җитештерелгән кирпечкә - көн саен үзләрендә, квартал саен ”Испытательная лаборатория” җәмгыятенең  үзәк  лабороториясендә сынау үткәрелә.

60 кешене берләштергән коллектив көненә 24 мең кирпеч чыгара. Быелгы җитештерелгән товар үткән елның шушы чорына караганда 408 меңгә күбрәк. Бу күрсәткеч биредә производствоның нәтиҗәлелеген арттыру өчен тырышып эшләүче коллектив туплануы турында сөйли. Моны югары инстанцияләрнең Дипломнары, Почет грамоталары, һәр елда бирелгән “Лидер России” почетлы исемнәре дәлилли. Җәмгыятьне 2016 елдан алып, А.С.Нәбиев җитәкли.

- Яшь булуына карамастан, эшнең бар нечкәлекләрен белеп башкара Айрат Сәгыйть улы. Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ихтирамлы, тырыш, куйган максатына ирешә торган, перспективалы җитәкче ул. Мөмкинлеккә карап, җиһазлар яңартыла, искеләрен ремонтлыйбыз. Соңгы елларда производствоны туктатмыйча заводны техник яктан яңадан коралландырдык: үзәк  котельный газлаштырылды,  12м кирпеч яндыру миче озынайтылды, 6 тоннельдән өстәмә киптерү блогы төзелде, иске киптерү блогына реконструкция ясалды, шихто хәзерләү узелы төзелде, формовка участогында технологик җиһазлар алмаштырылды, кирпечне табигый киптерү өчен киптерү участогы төзелде. Киләчәктә кирпеч формаштыру цехын техник яктан җиһазлау бурычы тора, - ди предприятиенең баш инженеры Юрий Павлов.

- Иң мөһиме хезмәт хакы вакытында түләнә, премияләр, материаль һәм мораль дәртләндерү чаралары күрергә тырышабыз. Һәм бу, бик дөрес, минемчә. Үзебезнең хезмәткәрләрнең кадерен беләбез, аларны саклау өчен барын да эшлибез. Бар кеше дә «кирпеч ясаучы» була алмый, моның өчен билгеле бер характерлы, сәламәтлегең - ныклы, үзең чыдам, эшсөючән булу шарт. Чатнама каты суыкта да, эсседә дә, карлы-яңгырлы һава шартларында да көне-төне эшләргә кирәк. Без озак еллар биредә көч түгүче баш икътисадчы Фәнисә Якупова, каравылчы Сабирҗан Исхаков, “КамАЗ” водителе Рүзил Газизов, шихто төшерүче Альмира Шаһәлиева, электромонтер Фаил Шәрәфетдинов, слесарь-сантехник Әнвәр Шакирҗанов,  бульдозер машинисты Урал Ситдыйков,  кирпеч яндыручы Марсель Хәсәнов, эретеп ябыштыручы Фәһим Хаҗыев, эксковатор машинисты Рөстәм Мәҗитов кебек производство уңганнарына таянабыз. Алар яшьләргә үрнәк һәм остаз булып торалар. Шулай ук ветераннарыбыз да һәрвакыт ярдәмгә әзер, кирәк чакта алардан да киңәш сорап, мөрәҗәгать итәбез, - дип сүзне дәвам итә Айрат Сәгыйть улы.

«Андреевка кирпеч заводы» җәмгыяте  эшчәннәре ирешелгәннәрдә генә туктап калмый, киләчәктә фән һәм техниканың казанышларын кулланып, яңа төр продукция чыгаруга күп көч сала һәм кирпеч маркасын күтәрү юлында эшли.

Лилия Кәюмова фотосы

Автор:Гульфира Зиннатуллина
Читайте нас: