Маяк
+1 °С
Снег
Все новости
Новости
23 Сентября 2021, 15:37

Нефть үткәрүчеләр модернизацияләүне дәвам итә

«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте үз производство объектларының берсендә – Чакмагыш районындагы «Чакмагыш» линияле җитештерү-диспетчерлык станциясендә (ЛПДС) нефть саклау өчен резервуарны техник яктан яңартуны төгәлләде.

Резервуарда – ул 5 мең кубометр нефть саклауга исәпләнгән – ян-яктагы һәм төптәге табаклар, шахта баскычы һәм түбәдә хезмәт күрсәтү мәйданчыклары өлешчә алмаштырылган. Корыч понтон урынына калкавычсыз тулы ялганмалы блоклы алюминий төрдәгесе урнаштырылган, бу нефтьнең парга әйләнү ихтималын тулысынча диярлек юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. «Диоген» су төбе катламнарын юдыруның нәтиҗәле җайланмасы монтажланган, 140 метрдан артык технологик торбаүткәргеч салынган.

Резервуарны хәвефсез хезмәтләндерүне тәэмин итүгә зур игътибар бирелгән: янгын сүндерү һәм су суыту системалары тулысынча алыштырылган, шул исәптән катламлы янгын сүндерү системасы урнаштырылган, резервуар мәйданчыгында нефтьнең туфракка һәм җир асты суларына эләгүенә комачаулаучы фильтрлау экраны түшәлгән.  Газлылык датчикларын монтажлау һәм резервуар мәйданчыгы чикләрендәге коеларда газдан пычрану ачыкланганда эшләп китүче автоматик электр приводлы бикләрне урнаштыру белән берлектә яңгыр һәм кар суларын бүлү системасы алыштырылган. Көч һәм күзәтү кабельләрен сузу белән беррәттән бикләрне электр белән тәэмин итү системасы, катодлы саклау станцияләре һәм башка җайланмалар яңартылган, яшеннән саклау җайланмасы һәм җир белән тоташтыру чыбыгы үткәрелгән. Резервуар җиһазлар белән дистанцион һәм автоматик идарә итүне көйләүче автоматлаштыру системасына тоташтырылган.

Якын-тирәдәге биләмә төзекләндерелгән: транспорт, механизмнар, янгын техникасы урнаштыру өчен мәйданчыклар оештырылган, валлар аша чыгу урыннары, шулай ук персоналның резервуарга хәвефсез үтүе өчен җәяүлеләр юллары оештырылган.

Нефтьне саклау өчен савытларны техник яктан яңарту «Чакмагыш» станциясенең резервуар паркын модернизацияләү буенча эшнең дәвамы булды: 2020 елның ноябрендә станциядә тагын бер резервуар реконструкцияләнде.

Читайте нас: